Зәй музее хезмәткәрләре Питрау бәйрәмендә тере тарих битләреннән күргәзмә оештырды
Кашкатау итәгендә узган Питрау бәйрәмендә туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре тарих битләреннән күргәзмә оештырды.
“Керәшеннәрнең рухи көч урыны” күргәзмәсендә таш мич фотолары урын алды. Питрау кунакларында «Таш мич» экспозициясе аеруча кызыксыну уята. Әлеге изге урынның тарихы тирәндә. Риваятьләр буенча ул 250-270 ел элек бакыр руднигы буларак барлыкка килгән. Серле һәм шомлы Таш мич нинди генә тарихи вакыйгалар күрмәгән, шаһиты булмаган!
Зәйдә туган һәм бәйсез гемолог Анатолий Николаев төрле экспедицияләрдә җыйган ташлар коллекциясе дә күргәзмәдә урын алды.
Тагын бер күргәзмә Югары Баграж авылындагы Изге Троица чиркәвенең гаҗәеп язмышына багышланган иде. Кунаклар XIX гасыр ахырында аның төзелгән чорыннан алып 2026 елда изге урынның яңадан торгызылуына кадәрге экспонатларны карый алдылар.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев