Зәй музее хезмәткәрләре балалар өчен Май чабу бәйрәме уздырды
26 февральдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең III «А» сыйныфы укучылары өчен Май чабу атнасы уңаеннан уен программасы оештырды.
Чара музей каршында урамда узды. Урамда узып баручыларга гаҗәпләнерлек нәрсә бар иде: халык көйләре яңгырады, балалар әйлән-бәйлән, борынгы уеннар уйнадылар, эстафетада көч сынаштылар.
«Май чабуда нәрсә әзерләүләрен „Коймак пешерәм“ әйлән-бәйлән биюе вакытында белергә мөмкин иде. Соңыннан балалар коймак белән сыйландылар», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев