Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Зәй кызлары Казан Сабантуенда кунакларны кыстыбый белән сыйлады

Зәйлеләрнең татар милли ризыкларын берничә вариантта ничек тәкъдим итүләре турында киләчәктә Татарстанның милли ризыклар китабында язылачак.

Казан Сабантуенда аерым өстәлдә Зәй районының 22 авыл җирлегеннән төрле эчлекләр белән кыстыбый күргәзмәсе тәкъдим ителде. Зәйлеләр кыстыбый пешерү буенча мастер-класс уздырды.

— Зәйнең аш-су осталары, Түбән Биш мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиәхмәтова белән Дүрт-Мунча мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Люзирә Гайфуллина кыстыбый пешерергә өйрәттеләр. Өстәлгә чын татар бизәкләре белән чигелгән эскәтерләр җәелде. Эскәтерләрне дә чигүдә Натальяның тырышлыгы керде. Зәйлеләр Казан Сабантуенда көне буе кунакларны бик тәмле, ак майлар белән майланган кыстыбый белән сыйладылар. Безнең кыстыбыйларны ашарга хәтта чират та хасил булды, — ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев