Зәй китапханәсендә татар халкы темасына фольклор сәгать үткәрелде
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе татар әдәбияты бүлегендә “Татар халкының йолалары һәм гореф – гадәтләре” дип исемләнгән фольклор сәгате узды.
Чарага Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең VIII А сыйныфы укучылары чакырылган иде. Китапханәчеләр татар халкының бай мәдәнияте, милли киемнәре, орнаментлары, көнкүреше һәм бәйрәмнәре турында сөйләделәр.
“Балалар камзул, калфак һәм түбәтәй сүзләренең мәгънәләре, татар халыкының милли киемнәре турында мәгълумат алдылар. Төрле темаларга такмаклар, әйтемнәр, тизәйткечләр, тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр. Халкыбызның милли уеннары булган «Чүлмәк вату», «Түбәтәй», «Кашык белән йомырка ташу»да, һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар”, - ди китапханәче Венера Галимова.
Әлеге темага китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Балалар ул китапларны зур кызыксыну белән карадылар.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев