Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Зәй гаиләләре “Нечкәбил” республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар

Фединнар һәм Столяровлар Зәй данын Татарстан гаиләләре фестивалендә яклады.

20 сентябрьдә Казанда “Туган ил гаиләдән башлана” дип исемләнгән   егерменче тапкыр  уздырылучы “Нечкәбил” Татарстан гаиләләре фестивале үтте. Чара бөтен республикадан 25 гаиләне берләштерде. 
Зәй районыннан ярымфиналда ике гаилә: Владимир һәм Наталья Фединнар, Геннадий һәм Светлана Столяровлар лаеклы чыгыш ясап фестивальнең йомгаклау турына узган иделәр. Хәзер алар  үзләренең сәләтләрен күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләре, буыннар дәвамчанлыгы, мәдәни һәм милли традицияләр турында республика дәрәҗәсендә сөйләү мөмкинлеге алдылар. Жюри төрле номинацияләрдә иң яхшыларны билгеләде, үзләренең уникальлеген һәм бердәмлеген иң ачык күрсәткән катнашучыларны билгеләп үтте.


– Мондый масштаблы фестивальдә катнашудан алган тәэсирләр иң гаҗәп, әмма иң мөһиме-конкурс бөтен гаилә белән дулкынлану һәм шатлык хисләрен кичерергә мөмкинлек бирде. Бу җылы гаилә хатирәләре безнең белән озакка калачак, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Светлана Столярова.


 - Бу чарада бәйрәм, җылылык һәм матурлык атмосферасы хөкем сөрде. Конкурста катнашу гаиләбезгә бик күп якты тәэсирләр, яңа танышулар, тәҗрибә, горурлык хисе һәм шундый искиткеч проектта катнашу мөмкинлегеннән шатлык бүләк итте. Безнең өчен бу конкурс-зур җаваплылык, чөнки без гаиләбезне, гаилә эчендәге кыйммәтләребезне һәм мәдәниятебезне генә түгел, ә үзебез яшәгән шәһәребезне, предприятиебезне дә тәкъдим иттек. Безгә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен оештыручылар Регина Камалова, яшьләр эшләре идарәсенә, Роза  Гатауллинага, Наталья Пановага, Людмила  Мингалиевага, Светлана Ревинага, татар гимназиясе, 7 нче мәктәп укучыларына зур рәхмәт әйтәсем килә, - диде Наталья Федина. 


Фединнар гаиләсе “Гаилә кухнясының үзенчәлеге”  кулинар конкурсында җиңүче дип танылды, шулай ук “Гаилә һәм җәмгыять” номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Столяровлар гаиләсенә “Гаилә тарихы” номинациясендә лауреат дипломы тапшырылды. Моннан тыш, Владимир Федин һәм Геннадий Столяров балаларны лаеклы тәрбияләгәннәре өчен ТР әтиләр берлегенең Рәхмәтенә лаек булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев