Бүген Зәйдә район Сабантуе.
Ул традицион төстә шәһәр ипподромында ат чабышлары белән башланып китә. Иртәнге сәгать 9да зәйлеләрне, шәһәр кунакларын бирегә чакырабыз. Ә аннан соң бәйрәм чарасы төрле күргәзмәләр, мәртәбәле кунакларны каршы алу, театрлаштырылган тамаша, милли уеннар, кыр уңганнарын, терлекчеләрне, авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларын тәбрикләү, җыр-бию, спорт чаралары, милли көрәш белән Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында дәвам итәчәк.
Нет комментариев