Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Зәебездә «Сабантуй гүзәле-2023»не сайладык

Район Сабантуеның тагын бер күркәм мизгеле — ул «Сабантуй гүзәле-2023»не ачыклау. Быел да әлеге бәйгегә районыбызның эшкә уңган, йөзгә чибәр, гәүдәгә сылу, сүзгә тапкыр, акылга зирәк иң-иң кызлары сайлап алынды. Алар — Альбина Габидуллина, Ландыш Борһанова, Гөлия Абзалова, Ләйсән Тимеркәева, Альбина Сайфуллина, Азиля Закирова, Марина Локманова, Ландыш Хәсәнова, Зилә Мөсләхова.

"Сабантуй гүзәле — 2023«не алып баручы Фәннур Миннекәев аларны берәм-берәм тәкъдим итте, гүзәлләрне карарга җыелган халык, аларны мул алкышларга күмде.

— Кызлар берсеннән-берсе уңган-булганнар, ә иң мөһиме — үзебезнең саф татар телендә матур итеп сөйләшәләр. Быел без нәкъ менә шушы яктан да аларга аерым таләпләр куйдык, — ди Фәннур.

Ә кызлар «Үзем турында сүзем», «Иҗади номер», «Милли ашлар», «Милли бизәк» номинацияләрендә ярыштылар. Сәхнәдә бөтерчектәй бөтерелүче сылуларга күз дә иярмәде. Мәртәбәле жюри «Сабантуй гүзәле-2023» титулына Ләйсән Тимеркәева лаек дип билгеләде. Ләйсән исә «Сабантуй гүзәле» таҗын киеп, көрәш батырын тәбрикләү хокукын алды. Ә төп приз — 50 мең сумлык диңгезгә юлламаны "Сабантуй гүзәле-2023" исемен алучы гүзәлгә район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй