Зәебездә «Питрау — 2023» киң масштабта билгеләп үтелде
Кичә — 12 июльдә традиция буенча Зәй халкы, районыбыз кунаклары кабат ямьле табигать кочагына — Кашка тау итәгенә җыелдылар. Биредә гадәттәгечә керәшен халкының милли бәйрәме Питрау-2023 билгеләп үтелде.
Быел керәшен халкының милли бәйрәме районыбызда игълан ителгән Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы, республикабызда билгеләп үтелүче Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында аеруча үзенчәлекле үтте. н Татарстанда бүгенге көндә 170 тән артык, Зәй төбәгендә 20 гә якын милләт вәкиле яши. Аларга мәдәниятләрен үстерү, онытылган йолаларын кире кайтару өчен бөтен шартлар тудырылган. Тырыш хезмәтне Питрау кебек якты, матур бәйрәмнәр белән аралаштырып алып бару — тынычлыкның һәм дуслыкның, төрле милләт вәкилләренең бер-берсен хөрмәт итеп яшәвенең нигезе. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләребез аша буыннар чылбыры өзелмиче саклана.
Гадәттәгечә мәртәбәле кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов каршы алып, Питрау аланлыгына озата барды. ТР Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Николай Нефедов, Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе, республика хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Республиканың керәшен җәмгыяте рәисе Людмила Белоусова иң башта авыл җирлекләре, иҗади коллективлар әзерләгән мәйданчыкларны, милли ризыклардан сыгылып торган мул табыннарны карадылар, бәяләделәр, төрле шаян уеннарда катнаштылар.
Кашкатау итәгендә үткәрелүче Питрау бәйрәме инде чирек гасыр безгә керәшен мәдәниятен таныту мәйданы буларак хезмәт итә. Ул елдан-ел яңа бизәкләр белән тулылана, дуслык-туганлык җепләрен ныгыта бара. Питрауның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Бер яктан ул православие динен тотучылар өчен иң истәлекле көннәрнең берсе булса, икенче яктан — табигать — Анабызны олылау бәйрәме. Хезмәт сөючән, гади, ачык күңелле керәшен кардәшләребез элек-электән көнкүреш мәшәкатьләрен табигатьтәге үзгәрешләргә бәйләп алып барганнар, аңа карата сак караш тәрбияләгәннәр.
— Питрау — җитди эшләргә керешер алдыннан бергә җыелышып ял итеп, көч туплап алу бәйрәме. Быел районыбызда 65 мең гектарга якын чәчүлек мәйданнар эшкәртелде. 17 мең гектарда — көзге, 22 мең гектарда — язгы культуралар игелә, 9 мең гектарда шикәр чөгендере үстерәбез. Күпъеллык үләннәрнең беренче катыннан бер елга җитәрлек терлек азыгы тупланып куелды, икенче кат чабуга керешәбез, эш эзлекле рәвештә дәвам итә. Зәй авыл хуҗалыгы өлкәсендә республикада алдынгы урыннарда баруын дәвам итәр дигән ышаныч белдерәм. Механизаторларыбыз — Михаил Ермолаев, Михаил Феофилов, Александр Евтеев, Николай Гаврилов, Дмитрий Клочков, Александр Трофимов, Дмитрий Зайцев, агрономнарыбыз — Николай Тугашев, Олег Умнов, Людмила Горваль, инженерлардан — Петр Маслов, җитәкчеләр арасында Семен Агеев — безнең горурлыгыбыз. Шундый ук хезмәт алдынгылары башка тармакларда да бихисап. Энергетиклар, машина төзүчеләр, юл салучылар, терлекчеләр, табиблар, укытучы — мөгаллимнәр — уңышларыбызда һәрберегезнең өлеше бар. Керәшен кардәшләребез махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюда, аны урынга алып барып тапшыруда да актив катнашалар. Әлеге игелекле, җаваплы эшне башлап йөрүчеләрдән булуыгыз өчен аерым рәхмәтемне белдерәм. Валентин Атласов, Николай Токранов, Изге Макария чиркәве настоятеле Александр Расторгуев, Надежда Хабибуллина, Наталья Зиннурова, Федора Краснова, Николай Тихонов, Василий һәм Роман Федотовлар, Зинаида Иванова — маскировка челтәре үрү, коры ашлар, шәм ясау, юыну әйберләре әзерләү, җылы оекбашлар бәйләү белән шөгыльләнүче тагын бик күпләрнең исемен атарга мөмкин. Дүрт тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып, андагы егетләребезгә шәхси машинасын илтеп биргән Иван Лопотков кебек кешеләребез белән ничек горурланмыйсың! Үз игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Ә Ватан иминлеге сагында торучы егетләребезнең барысына да җиңү белән исән-сау туган районнарына, якыннары янына кайтырга насыйп итсен!, — диде Разиф Галиеевич котлау сүзләрен җиткергәндә.
Ә Питрау бәйрәменең төп тамашасы булган театрлаштырылган күренеш төп сәхнәдә үтте. Аны бәйрәмгә җыелган халык Кашка тау итәгенә тезелешеп утырып рәхәтләнеп күзәтте. Бәйрәмнең тантаналы өлеше матур котлаулар, изге теләкләр юллау белән дәвам итте. Анда иң өлкән кеше, яңа туган сабый гаиләсе, матур парлар, җәмгыять эшләрендә, хәйрия чараларында актив катнашучылар, спорт алдынгылары тәбрикләнде. Бу коннәрдә 90 яшен тутыручы Владимир Мартемьянов,50 еллык — алтын туйларын билгеләп үтүче Анна һәм Григорий Григорьевлар, шушы көннәрдә кавышкан Сарсаз -Баграж егете Альберт Романов белән Урта Баграж кызы Ангелина Кузьмина, Югары Багражда яшәүче Юлина һәм Илдар Фәтхуллиннар гаиләсендә туган сабый хөрмәтенә тәбрикләүләр кабул иттеләр.
Намуслы хезмәте, республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән тренер Айрат Минһаҗев бүләкләнде. Аның шәкерте югары спорт уңышларына ирешкән Җәмил Ибраһимовка район башлыгы Мактау грамотасын, Җәмилнең әти-әниләре — Халидә һәм Фәнис Ибраһимовлар район башлыгы Рәхмәт хатын алдылар. Шулай ук спорт ветераны Шамил Сәләхов та район башлыгы Рәхмәт хатына ия булды.
Ә кече сәхнә исә актив уеннар, бәйгеләрдән шау-гөр килеп торды. Анда иң башта балалар керәшен җырларын башкарып сокландырса, «Питрау чибәре — 2023»не ачыклау шактый дулкынландыргыч булды. Сынау бәйгеләре нәтиҗәсе буенча быелгы «Питрау чибәре −2023» исемен Кабан Бастрык авылыннан Олеся Дмитриева яулады. «Ак дәдәй» бәйгесендә дә өлкәнрәк яшьтәге абзыйлар яшь егетләрдән уздырып ярышты. Монда җиңүче — Сәвәләйдән Владимир Касаев. «Моңлы тавыш 60+» конкурсында да катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Анда парлы җырлар да, ялгыш башкаручылар да хупланды, һәркем бүләкләргә лаек, дип табылды.
Мәйдан уртасында исә спорт уеннары, себерке бәйләү, утын кисү, утын яру кебек уеннар барды. Ә махсус урында быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге буларак Чабаксардан килгән карвинг осталары агачтан төрле җанварлар, кошлар скультуралары ясады. Алар янәшәсендә фотога төшүчеләр аеруча күп булды. Питрау батыры исеме өчен көрәш киеренке булды. Инде Сабантуйларыннан соң ял итеп бераз көч җыйнаган көрәшчеләр җан-фәрман бил алышты. Быелгы көрәш Питрауда яңа форматта — командалар арасында барды. Төрле районнардан килгән 6 командада спортчылар сыналды. Нәтиҗәдә Чаллы көрәшчеләре — I, зәйлеләр — II, азнакайлылар — III урын алды.
Һәр уен һәр кызыклы тамаша концерт программасы белән үрелеп барды. Анда Ясмин, Марина Карпова, «Бәллүр» триосы, «Агидел» дәүләт җыр-бию ансамбле, районның керәшен фольклор иҗат төркемнәре чыгыш ясады.
Ә безнең «Зәй-информ» оешмасы хезмәткәрләре Питрауга махсус атап чыгарылган «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын тәкъдим иттеләр. Бәйрәмгә кайткан, читтә яшәүче якташлар аларны бик теләп сатып алды, райондашлары турында белешү өчен район басмалары бик мөһим, диде алар.
«Питрау-2023» исә Кашка тау итәгендә традицион зур учак әйләнәсендә җыр җырлап әйләнүләр белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев