Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Ышансаң — ышан: Пасхага бәйле сынамышлар

Олы дини бәйрәмнәр алдыннан халыкта элек-электән сынамышлар, ышанулар күп булган. Пасхага багышланганнары да байтак.

* Олы көндә сугылган чаң тавышы бик зур көчкә ия дип санала. Чаң сугылганда мул уңыш, гаиләгә тынычлык һәм иминлек сораганнар. Кызлар исә чибәр, бай кияү теләгәннәр. Чын күңелдән соралган булса, теләкләр һичшиксез тормышка ашачак.

* Элек кече атна көнне барлык гаилә әгъзалары чеметеп тоз алган һәм аны бер пакетка салганнар. Бу тоз алга таба дәваланырга тотылган, аннан саклагычлар (обереглар) ясаганнар. Ә Олы көн алдыннан — җомга көнне алынган көл белән эчкечелектән дәвалаганнар һәм аны күз тиюләрдән файдаланганнар.

* Пасха төнендә яки иртән иртүк чишмәдән алынган су, ару су кебек, дәвалау көченә ия дип санаганнар. Тик су алып кайтканда сөйләшергә ярамаган. Әлеге су белән бергә бәхет һәм мул-лык килсен диеп, аны өйгә һәм амбарларга сибеп чыкканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев