Авылда 2 августта Җыен узды. Бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан да халык килде
Элҗен – керәшеннәрнең изге бәйрәме
Элҗен (Илья көне) керәшеннәрдә иң зур һәм дәрәҗәле бәйрәмнәрнең берсе булып саналган. Ул 2 августта билгеләп үтелә. Исеме христиан динендәге Илья пәйгамбәргә бәйле. Халык аны яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп, көчле яңгырлар яудыручы дип атый. Ул җиргә куркыныч көчләр дә, мул уңышлар да җибәрә ала икән. Элҗенгә кырларда иген өлгерә, ә көчле яңгырлар аны юк итәргә мөмкин. Шуңа да Илья пәйгамбәрнең күңелен күрү өчен, ул табигый бәла-казалар китермәсен дип, бу көнне кырда эшләмәгәннәр, печән дә чапмаганнар, мал-туарны да көтүгә чыгармаганнар.
Җыенга әзерлек – бүләк җыю йоласы
Уртапәнәчелеләр дә бар эшләрен туктатып, үз авылларына гына хас Җыен уздырды. Җыенга әзерлек алдан башланды. Урта Пәнәчедә бүләк җыю да үзгә бер матур йола буларак оештырылды. Милли сөлгеләр белән бизәлгән капка алдында чәй өстәле әзерләп көтеп торды авыл халкы бүләк җыючыларны. Матур йоланы балалар да үз итте.
Тантаналы ачылыш һәм теләкләр
Җыен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаровның изге теләкләре белән башланып китте. Милли йолаларны саклап, бәйрәм рухы Урта Пәнәче мәйданына таралды.
Пылау, чәй һәм кунакчыллык
Урта Пәнәче һәм күрше авыллардан да килгән халык ял итте, уеннарда катнашты. Мәйданга хуш исле пылау исе таралды. Милли киемнәр кигән Гөлнур Морозова һәм Светлана Маракина һәр кунакны тәмле пылау, хуш исле үлән чәйләре белән сыйлады. Пылауны махсус чакырылган кунак пешергән иде. Иван Комаров спонсорлар табуны оештырды. Бәйрәм бүләкләүләр белән узсын һәм кунакларга ошасын дип тырышты ул.
Спонсорлардан бүләкләр һәм рәхмәт сүзләре
“Бәйрәмнең ямьле һәм бүләкләргә бай булуында спонсорларның ярдәме зур. Альберт Петров, Денис Кукушкин, Зөлфәт Мәрдамшин, Валентина Сәлахова, Тамара Николаева, Марсель Касымовка һәм барча авылдашларга рәхмәтлебез”, – ди бәйрәмне оештыруда актив кеше, авыл фельдшеры Галина Николаева.
Махсус хәрби операция батырларын искә алу
Бәйрәм тантанасында махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребез гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ульяна Воробьева махсус хәрби операциядә катнашучы абыйсы Кирилл һәм барлык батыр егетләребез хөрмәтенә тирән мәгънәле шигырен укыды. Бу мизгелләрдә бәйрәмгә килгән һәркем зур дулкынлану кичерде, күңелләреннән илдә тынычлык тизрәк урнашсын иде дип теләде.
Өлкәннәрне һәм балаларны хөрмәтләү
Авылның өлкән яшьтәге кешеләрен дә хөрмәтләделәр бәйрәмдә. Прасковья Боярова, Николай Тимофеев, Анна Красильникова, Нина Федотова, Михаил Комаров, Нина Комарова, Валентина Сәлахова, Николай Елизаров, Николай Ефимов, Анна Максимова, Марсель Касыймовка бүләкләр тапшырылды. Иң кечкенә пәнәчелеләр – Арина Данилова, Всеволод Захаров та бүләксез калмады.
Уеннар, җырлар, такмаклар
Кызыклы уеннарда һәр теләгән кеше үзен сынады. Гер күтәрүдә Артем Морозовка тиңнәр булмады, Аркадий Маракин икенче урынны яулады. Капчык сугышы, зур галошлар һәм ласты киеп йөгерү, ташбака уены, чишмәдән су алып кайту, аркан тартышу уеннарында халык теләп катнашты.
Мәйданга керәшен такмаклары әйтеп җырларга күрше Мәләкәс авылыннан да килделәр. 81 яшьлек Софья Макаровна һәр уенның актив катнашучысы булды. Кунакка кайткан балалар арасында җыр, нәфис сүзгә оста булучылар шактый иде.
Шамил Сәлахов рухына багышланган Җыен
Урта Пәнәчедә Шамил Сәлахов һәм тормыш иптәше Валентина Федоровна башлап җибәргән Җыен елдан-ел колачлырак, матуррак итеп оештырыла. Бу язма арабыздан киткән Шамил абый Сәлахов рухына дога булып ирешсен. Һәр авылдаш күңеленнән Шамил абыйны рәхмәт хисләре белән искә ала.
Нет комментариев