Түбән Лоҗыда балалар Сабантуе узды
Түбән Лоҗыда уза торган балалар Сабантуен күрше-тирә авыллар балалары да көтеп ала.
“Җәйге каникуллар — һәр баланың яраткан вакыты. Ә инде әлеге рәхәт чор Сабантуе белән дә үрелсә, ул, гомумән, күңелләрдә озак көннәргә җитәрлек җылы тәэсирләр калдыра. Түбән Лоҗыда күп еллар балалар өчен бәйрәмне олылар Сабантуеннан соң уздырабыз. Төрле ярышлар, йөгерү, сикерү, казык җыю, капчык киеп йөгерү һәм бик күп башка уеннар уйнаттык. Балалар кочак-кочак бүләк җыеп, куанып, өйләренә таралдылар. Форсаттан файдаланып иганәчеләргә, бәйрәмнәрне үткәрү өчен матди ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт әйтәсе телисем килә”, - ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.
Бәйрәм ел саен эчтәлеклерәк итеп оештырыла. Моннан тыш, милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең сакланып калуын, милли бәйрәмнәребез турында балалар белеп үсү максатын да үз эченә ала әлеге бәйрәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев