Түбән Лоҗыда балалар Сабантуе узды
Узган ялларда Түбән Лоҗы авылында балалар Сабантуе оештырылды.
Түбән Лоҗыда уза торган балалар Сабантуен күрше-тирә авыллар балалары да көтеп ала.
«Быел азрак соңгарак калдык бәйрәмне уздыруга. Әмма аны балалар түземсезләнеп көткәнен беләбез», — ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.
Бәйрәм ел саен эчтәлеклерәк итеп оештырыла. Моннан тыш, милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең сакланып калуын, милли бәйрәмнәребез турында балалар белеп үсү максатын да үз эченә ала әлеге бәйрәм. Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен төрле күңел ачулар, конкурслар да оештырылды. Балалар белән бергә әниләре дә уеннарда катнашты.
«Җиңелүчеләр булмады, әлбәттә, балалар артта кала башласа, әниләр кулларын сузып җитәкләп ярыштылар. Бик күп призлар, бүләкләр тараттык. Бүләкләр алырга акчаны авыл Сабантуеннан калдырабыз. Бәйрәм уздыруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Әле яңа ел бәйрәменә дә калды бүләкләребез», — ди Энҗүдә Исламова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев