Түбән Лоҗы Сабантуенда махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына машина алу өчен акча җыйдылар
Сабантуй барышында 140 лотерея билеты сатылып, аннан кергән 28 мең сум акча махсус хәрби операциядә катнашучы Түбән Лоҗы егетенә “УАЗ” машинасы алу өчен бирелде.
7 июньдә Түбән Лоҗы авылында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмне Минзәлә театры артистлары Илдар Халиков һәм Нәфис Гайфуллин бик кызыклы итеп алып бардылар.
“Алып баручы егетләр үзләре уеннарда катнашып, җырлап-биеп, кызык сүзләр сөйләп, халыкны авызларына каратып утырттылар. Алты-җиде сәгать сизелми дә үтеп китте”, - ди лоҗылылар.
Сабантуйда борынгы гореф-гадәт, җыр-бию, уеннар бер-берсе белән үрелеп барды. Быелгы Түбән Лоҗы Сабантуенда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларын да онытмадылар. Авылдан илебез иминлеге сагында торучы Илсафка “УАЗ” машинасы алуда ярдәм итү өчен мәйдан барышында 28 мең сум акча җыелды. Акча Илсафның апасына тапшырылды.
“Сабантуен уздыруда ярдәм иткән иганәче егетләребезгә, авыл халкына, эшмәкәр Дамир Гибадуллинга зур рәхмәт әйтәсе килә. Аллаһка шөкер, бүләкләр күп калды әле, киләсе атнада балалар өчен Сабантуй оештырачакбыз”, - ди авыл клубы мөдире Энҗүдә Исламова.
фотолар авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев