Теләче районыннан Равия Габделхакова: “Иң тәмле коймакны Зәй районында пешерәләр икән!”
Питрау – гади һәм халыкчан бәйрәм.
Кашкатавында узган Питрау бәйрәменә – керәшен халкының милли бәйрәмен яратып, хөрмәт итеп бик күп кунаклар килә. Бик ошата алар табигатьнең гүзәл урынында узучы җыр-биюгә бай бәйрәмне.
Зәйнең Питрау бәйрәменә Теләче районыннан килгән кунак Равия Габделхакова фикере:
-Гаилә, гореф-гадәтләр һәм бердәмлек символы ул Питрау бәйрәме!
Питрау алдыннан туган бала язмышы турындагы театральләштерелгән тамаша бәйрәмнең үзенчәлеге булды.
Кендек әби килү, Исем кушу, Бәби мунчасы кебек керәшен йолаларының матурлыгын күрдек. Бигрәк тә сабыйны атасының күлмәгенә төрү күренеше зур дулкынлану хисләре уятты.
Кашка тау итәге гөрләп торды - халык күңел ачты, әйлән-бәйлән уйнады, тәкыялар үрде...
Бәйрәм аланында тәмледән тәмле милли ризыклар белән сыйландык.
Иң тәмле коймакны Зәй районында пешерәләр икән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев