Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның үз йоласы бар
Ватанны саклаучылар көне җитә. Яшь ир-егетләр тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып армиягә озату тора.
Һәр авыл, төбәкнең солдатка озатуга бәйле үз йола-гадәтләре бар. Ә сезнең якларда нинди йолалар сакланган?
*Чиккән кулъяулык — беренче чиратта рекрутларны озату йоласына бәйле атрибут. Кыз егеткә кулъяулыкны сөйгәнен көтү вәгъдәсе буларак тапшыра. Егетнең сөйгәненнән тыш, кулъяулыкны башкалар да бүләк итәргә мөмкин.
*Солдатка озату йоласында армиягә китүче егеткә әнисе үз кулларыннан ипинең кибән башын тешләтеп, ул ипи кисәген улы кайтканчы дип сакларга алып куя. Бу гадәт туган нигездә егетнең өлеше кала, ул аны тартып торачак дигән ышану белән башкарыла.
*Солдатка алынучы егеткә бәйле тагын мондый гадәт тә бар: егетне ике дусты иңбашыннан тотып, өй ишегеннән арты белән алып чыгалар. Болай эшләгәндә егет туган йортына йөзе белән кайтачак имеш.
*Кайбер якларда егет өйдән ишегалдына чыккач, кош-кортларга җим сибеп, эт-мәчегә ризык биреп китәргә тиеш исәпләнә. Бу юл сәдакасы бирү буларак аңлатыла
*Ә менә кайбер авылларда егет йорттан чыгып киткәнче өстәл / мич тирәли кояш йөреше уңаеннан әйләнеп чыгарга тиеш дигәннәре дә бар икән. Бу өстәл, мич төп нигез атрибутлары буларак, егетне шушы нигез белән бәйләп торачаклар дигән ышануны аңларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев