Сәвәләйлеләр боламык пешерделәр
Сәвәләй – Зәй районында керәшен традицияләрендәге Боламык бәйрәмен саклап килүче һәм аны уздыручы бердәнбер авыл. “Боламык – ул бары безнеке генә”, -ди сәвәләйлеләр.
Боламык йоласы мәҗүсилектән килә. Элек халык җир, су, күк аллаларына ышанган. Аларга табынганнар, мәдхия укыганнар. Боламык боткасын игеннәр чәчелеп беткәч, уңыш мул булсын, яңгырлар яусын, ил-көннәребез тыныч булсын дип пешерәләр.
«Быел боламык боткасын ике урында — югары очта һәм түбән очта пешердек. Алар белән бәйрәмгә җыелган бар халыкны сыйладык. Авыл халкының бердәм булуы, балаларның гореф-гадәтләр белән кызыксынуы, йолаларның онытылмавы Сәвәләебезгә тагын да ямь өсти», — ди мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев