Традицияләрне саклап

Сәвәләйдә яшьләр боламыгы узды

14 июньдә Сәвәләй мәдәният йорты каршында яшьләр боламыгы, ягъни кичке уен оештырылды.

Сәвәләй – Зәй районында керәшен традицияләрендәге Боламык бәйрәмен саклап килүче һәм аны уздыручы бердәнбер авыл.
 

Сәвәләйдә аны яшьләр бәйрәме дип тә йөртәләр. Элек Боламыкны яшьләр, якын-тирә авыллардан килгән егетләр-кызлар Зәй елгасы буенда бәйрәм иткәннәр.

Бәйрәмдә элек уйналган уеннар искә төшерелде, сигезле биюен биеделәр,  такмаклар әйтелде, яшьләр каеш сугу, түгәрәккә басып кызыклы уеннар уйнадылар.

“Моңлы гармун тавышы барлык тирә-якка таралды. Чарага килгән кунакларыбыз рәхәтләнеп яшь чакларын искә төшереп, гармунга кушылып җырладылар, биеделәр. Элекке йолалар, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр менә шулай онытылмыйча яшь буынга житкерелсен иде”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар мәдәният йортыннан.


Нет комментариев