Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Сәвәләйдә бөтен авыл сыйланырлык ботка пешергәннәр

Борынгы “Боламык» бәйрәме авылдашларны бер мәйданга җыйды.

Зәй районының Сәвәләй авылында традицион «Боламык» бәйрәме узды. Инициаторлары Римма Тюлиганова, Светлана Чернова, Петровлар гаиләсе һәм башка активистлар. Ботканы авылның дүрт урынында пешерделәр.

Сәвәләй - Зәй районында керәшеннәрнең Боламык бәйрәмен билгеләп үтүче бердәнбер авыл. Сәвәләйлеләр өчен бу мөһим бәйрәмнәрнең  берсе. Авыл халкы аны үзара яшьләр бәйрәме дип атый, чөнки анда борын — борыннан якын-тирә авыллардан егетләр һәм кызлар җыелган, танышкан, дуслашкан, очрашкан, аннары туйлар үткәргән.

Бәйрәм кунагы Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин булды. Ул Сәвәләйгә авыл халкын һәм авыл кунакларын котлау өчен махсус килгән иде.

 "Ботка искиткеч тәмле килеп чыкты. Ачык күңелле һәм бердәм булуыгыз өчен рәхмәт сезгә, сәвәләйлеләр”, — диде Петр Сергеевич җыелганнарга мөрәҗәгать итеп.

Авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков әйтүенчә, “Боламык” йоласы кешеләргә бергә җыелу, аралашу, балаларына, оныкларына һәм киләчәк буыннарга мирас буларак безнең гадәтебезне тапшыру мөмкинлеге.

Ботканы иртәдән үк пешерделәр. Технология традицион, зур казанда ярманы  хуҗабикәләр изге теләкләр әйтеп пешерә.  

Бәйрәмнең кульминациясе уртак теләк булды: "тынычлык һәм татулык булсын, иген уңсын". Тантана тәмамлануга, Сәвәләй өстендә тыныч кына яңгыр яуды - җирле халык моны яхшы билге дип тапты.

фотолар авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев