Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Сармашбашта яшь кияү белән кәләшне “мунча керттеләр”

Авыл мәдәният хезмәткәрләре Татарстанда Милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы кысаларында клубка йөрүче үзешчәннәр белән бергә “Кияү мунчасы” йоласын сәхнәләштереп күрсәтте.

Сармашбашлылар “Әйлән-бәйлән” район фестиваленә кушылып, "Кияү мунчасы" йоласын тәкъдим иттеләр.

Туйдан соң яшь кияү белән яшь кәләшне (бу рольләрне Марс белән Нәсимә Кәбировлар уйнады) беренче тапкыр мунчага кертү йоласы бу. Яшь парны матур итеп бизәлгән “уфалла” арбасына утыртып, жырлар, биеп мунчага озаттылар. Монда егет белән кызның бер-берсеннән оялуы да, өлкәнрәкләрнең яшьләр өчен борчылулары да, алардан шаяртулар да күрсәтелде. Йола буенча киленне сынап та карадылар. Мунчадан чыкканда аның аяк астына көянтә салдылар. Әгәр дә ул көянтә өстеннән атлап чыкса – ялкау, ә инде матур итеп күтәреп алып кырыйга куяса, уңган килен була икән. Күренештәге килен, билгеле инде, уңган булып чыкты.

Тамашада уен-көлке дә җитәрлек булды. Мунча алачагына әти белән әни (рольләрдә - Алсу белән Рушан Гыйниятуллиннар) тавык белән әтәчне япкан иде. Беренче булып яшьләр мунчадан әтәчне чыгарды.

-Аллага шөкер, нәсел дәвамчыбыз булачак! Беренче булып улыбыз туачак! – дип шатланды әни кеше.

Мунчадан чыккан яшьләрне, бал һәм коймак, чәй белән каршы алып, изге теләкләр теләделәр. Барлык кунаклар да кияү коймагыннан авыз иттеләр.

- “Кияү мунчасы”  йоласы бик күнелле узды. Мәдәният йортында узучы шундый матур йолада катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне әйтәбез, - ди мәдәният хезмәткәрләре.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев