Сармашбашлылар ил-көннәребез тыныч булсын дигән теләктә Сабантуйга бүләкләр чыгарды
Традицияләрне саклап

Сармашбашлылар ил-көннәребез тыныч булсын дигән теләктә Сабантуйга бүләкләр чыгарды

Сабантуй бәйрәменең матур гореф-гадәте булып алдан аңа бүләк җыю тора.

Традицияләребезне саклау, яшь буынга җиткерү, халкыбызда бәйрәм рухы уяту йөзеннән Сармашбаш авылында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә Сабантуйга бүләк җыйды.

- Ил-көннәребез тыныч булсын. Иген-икмәкләр мул булып уңсын, һәр барчабыз исән-сау булыйк. Балалар тәүфыйклы булып үссеннәр. Киләсе елларны күрергә насыйп булсын, - дип матур теләкләр җиткерә-җиткерә бүләкләр тапшырды сармашбашлылар.

Матур теләкләр белән тапшырылган, алдан әзерләп куйган бүләкләр Сабантуйда үз ияләрен табар.

фотолар авыл җирлегеннән.


Нет комментариев