Сабантуй – милләтебез бизәге
Сабантуй – татар халкының йөзек кашы булган милли бәйрәмнәребезнең берсе.
Язгы кыр эшләре тәмамлануга, халкыбыз сөрән салып, әлеге бәйрәмгә бүләк җыюны оештыра.
Бөтен тирә-юньгә бәйрәм төсмере керә. Милли киемнәрдән урам буйлап гармун тартып, җырлап килүче егетләр һәм кызлар күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтә.
Чабышкылар атларын бәйрәмгә әзерли. Көрәшчеләр бил алышырга әзерләнә. Чүлмәк вату, багана башына үрмәләү, авыш баганага менү кебек бик күп уеннарны бары тик Сабантуйда гына күреп була. Төрледән-төрле уеннар, җыр-моң, биюләрне үз эченә алган әлеге зур бәйрәмнең даны чит өлкәләргә дә үтеп керде. Бүген дә без Сабантуйны ата-бабадан калган йола, матур гадәт буларак кабул итәбез. Бары тик борынгы бәйрәм акрынлап заманчалаштырыла, бүгенге көнгә туры китереп тулыландырыла. Әмма гасырдан-гасырга күчеп килгән тантананың төп мәгънәсе
саклана һәм буыннан-буынга тапшырылып килә.
Сабантуй бәйрәме шәһәр-районда 7 һәм 8 июньдә узачак. Төрле торак пунктларда бәйрәмнең башлану вакыты төрлечә билгеләнгән.
Гүлкин авылында Сабантуй 7 июньдә уза. Бәйрәм көндезге сәгать 2дә башлана.
Бу көнне үк Бүре-Киртә, Бохарай, Түбән Лоҗы, Кадер һәм Чыбыклы авылларында бәйрәм көндезге сәгать 3кә билгеләнгән. Ә Карман һәм Кәрәкәс авылларында бәйрәм кичке сәгать 4тә уза.
8 июньдә Сабантуй районның зур өлешен колачлый. Көндезге сәгать 10да мәйдан Аксар, Александр Бистәсе, Сарсаз-Баграж, Бигеш, Югары Мәлем, Югары Пәнәче, Югары Шепкә, Дүрт-Мунча, Әхмәт, Шыкмай, Сәрәпәле, Сәвәләй, Сармашбаш, Якты Күл, Иске Маврин, Төги һәм Урсай авылларында старт ала.
Поповка һәм Яңа Спаста соңрак 11дә башлана.
6 июньдә кичке сәгать 5тә Мирный һәм 6да Иске Зәй бистәләрендә халык күңел ачулары үтә.
Исегезгә төшерәбез, Зәйдә Сабантуй 7 июньдә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев