Раштуа сынамышлары
Традицияләрне саклап

Раштуа сынамышлары

Раштуа белән бәйле сынамышлар белән танышыйк.

  • 7 гыйнварда кар яуса, иген уңышы мул була.
  • Җил карны себертсә, байлык һәм муллык килә.
  • Өй кыегында кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә.
  • Көн җылы булса, ашлык куерып үсә.
  • Буран булса, умарта оясы яхшы аера.
  • Раштуа яңа айга туры килсә, ашлык уңышы начар була.
  • Раштуада агачлар бәсләнсә — бөртекле ашлык, төн аяз булса — борчак, чана юлы яхшы булса — карабодай уңа.
  • Тәрәзәдәге арышка охшаган бизәкләр аска таба салынып торса, яхшы уңыш булачагына ишарә.

Нет комментариев