Раштуа — сафлык бәйрәме
7 гыйнварда православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә.
Районыбызның бик күп керәшен авылларында бәйрәм уңаеннан төрле чаралар уза. Шәһәрдә дә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта кичке сәгать 5тә театрлаштырылган тамаша оештырыла.
7 гыйнварда – Раштуа көнендә, авыл бик иртә уяна. Чөнки бу көнне, йола буенча, иртәнге сәгатьләрдә балалар авыл буйлап өйдән-өйгә йөри: славут әйтә, өй хуҗаларын бәйрәм белән котлый, акча, кәнфитләр җыя. Акчаның төгәл суммасы юк. Кешеләр аны үз мөмкинлекләрен чыгып билгели.
Славут – Раштуа көнендә әйтелә торган иман. Аны белмәсәң – оят. Белсәң һәм инде шуны матур итеп сөйләсәң – хуҗаларга сөенеч, синең өчен зур горурлык.
Кызыксынучыларга шуның бер өзеген тәкъдим итәбез:
«Әй, Христос Аллабыз! Синең тууың белән донҗага белем җактысы җәшнәгән. Шул белем җактысы белән, җондозларга табынучылар бер җондоздан белеп, чыннык кояшы дип, килеп, Сиңа башырганнар. Сине күктән иңгән, җаңа чыккан кояш дип белгәннәр. Әй Ходай, шөкер сиңа!
Бүген Кыз мәңгедән барны тудырган. Җакынына бара алмаслыкны җир абзарда кундырган. Көтүчеләр белән пәриштәләр мактаганнар, җондозчылар җондыз белән килеп Сиңа башырганнар. Мәңге Алла безнең өчен җәш бала булып туган!»
Раштуа бәйрәменең тарихы зур һәм бик бай. Ул чиркәү тарафыннан 4нче гасырдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге зур бәйрәм Совет чорында рәсми рәвештә тыелып торды, үткәрелмәде. Әмма ул кешеләр күңелендә яшәп килде. Куанычка булсын, ул соңгы елларда бу олы бәйрәмгә игътибарыбыз артты, аның дәрәҗәсе үсте. Хәзер Раштуа бәйрәме дәүләт тарафыннан танылып, ял көне буларак билгеләп үтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев