Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Район мәдәният йортында укучылар өчен татар мәдәнияте көне узды

Чарада катнашучылар традицияләр белән танышты һәм милли уеннар дөньясына сәяхәт кылды.

23 апрельдә район мәдәният йортында 1нче мәктәп укучылары өчен интерактив чара үтте. 

Укучылар өчен бай программа әзерләнгән иде. Башта алар татар халкының көнкүреш әйберләре күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук  татар орнаментлары балаларда кызыксыну уятты. «Сөмбелә» вокаль коллективы башкаруында татар халык җырларын тыңладылар.  Габдулла Тукай шигыренә язылган «Туган тел» җырын барысы бергәләп башкарды.
Ә аннан укучыларны кече Сабантуй көтә иде!

Балалар «Сигезле» уенында көч сынашты, кашыкка йомырка куеп йөгерде, аркан тартышты, капчыкта сикерде һәм бүләкләр кисте.

Соңыннан барысы бергә тәмле милли ризыклар белән сыйланды.

Фотолар район мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев