Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Покрау пирогы ашасаң, егәрең арта...

14 октябрьдә православие динен тотучылар Покрау бәйрәмен билгеләп үтә.

Покрау ул авыл хуҗалыгы эшләренең тәмамлануы һәм кыш башлану белән бәйле.

Бу бәйрәмнең тарихы X гасырга ук барып тоташа. Константинополь шәһәренә һөҗүм иткәннәр. Шул вакыт күктә Изге Кыз Мария гәүдәсе күренгән. Ул шәһәрне мамык шәле белән каплаган. Шул мизгелдә шәһәр дош-маннар күзеннән юк булган. Покрауның исеме (рус телендә Покров) шушы риваятькә нигезләнә.

Кабан-Бастрык авылыннан Клавдия Максимова әни-әбисеннән күреп-өйрәнеп үскән гореф-гадәтләрне хәзер оныкларына тапшыра. Покрау бәйрәменә Клавдия Алексеевна оныгы Ирина белән төрле эчлекләрдән пироглар пешерә.

– 11 октябрьдә билгеләп үтелә торганы Кече Покрау дип атала. Бу көнне  көзге уңыштан пироглар пешерелә. Аларның эчлекләре көзге табигать нигъмәтләреннән – кишер, кәбестә, чөгендер, кабак,  балан, миләш, гөмбә һ.б.лардан әзерләнә. Бу көнне яшь тавык ите белән аш-су өлгертәләр. 14 октябрьдә бәйрәм ителә торганы Олы Покрау дип атала. Элек яшьләр Питрауда кавышсалар, Покрауда туй уйнатканнар, – дип сөйли Клавдия Алексеевна.

Хәзер Изге Кыз Мария җәймәсе көнен  көзге кыр эшләре төгәлләнгән һәм көтү кергән көн буларак билгеләп үтәләр. Гомумән, авыл халкы бу көнгә кырга бәйләнгән барлык эшләрен төгәлләп куярга тырыша, чөнки Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана. Авыл халкы өчен ул бер үк вакытта туйлар чоры башлануны да аңлата. Олы Покраудан башлап кунаклар чакыралар. 

– Покрау бәйрәменнән рәт йөрүләр башлана. Кунаклар Покрау пирогларын күчтәнәчкә алып килә. Хуҗалар да җавап итеп шундый ук күчтәнәчләр җибәрә. Шул рәвешле туганлык җепләре ныгый. Покрау пирогларынннан гаиләдәге бар кеше, күршеләр, туганнар да авыз итәргә тиеш. Покрау пирогы ашасаң, җәен чыккан егәрең кайта дип тә ышанганнар, – дип элекке вакытларны искә төшерә  Клавдия Максимова.

 

 

Клавдия Алексеевнадан кишердән Покрау пирогы рецепты. 

Төчегә камыр басабыз. Кишерне  чи килеш кыргычтан кырабыз.  Вак итеп суган турап, аны майда кыздырып алабыз. Дөгене азрак кына пешереп алдан әзерләп куябыз. Шуларны бергә кушып, тәменчә тоз салабыз. Камырдан түгәрәкләр җыеп, эчлекне салып, пироглар ясыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев