Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Питрауларны каршылап

Иртәгә 12 июль – Питрау көне.

Җәйнең нәкъ кыл уртасы. Питрау үтте – җәй үтте, дип тә әйтәләр.
Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Питрауда җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, бу көнне әзерләнгән мунча себеркесе аерата шифалы, диләр.

Питрау көненә кагылышлы күп кенә сынамышлар бар:

* Питраудан соң кошлар сайраудан туктый.
* Питрауда көн аяз булса - ел яхшы килә.
* Питрауда яңгыр яуса, тагын 40 көн һава торышы начар булачак.
* Иртән чык төшсә, көн кояшлы булачак.
* Питрауда яңгыр булса – печән чери, уңыш яхшы була.
* Питраудан соң күке кычкырудан туктаса, кыш иртә килә.
* Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса – озак булыр.
* Иртән яңгыр яуса – ашлык әйбәт булмас. Көн төшкә кадәр шундый булса – ашлык мул булыр.
* Иртән үлән өсте чыклы булса, тезем әйбәт булыр.
* Судан балыклар сикерсә, көн бозыла.
* Коңгызлар түбән очса, яңгырлар көт.
* 12 июль кояшлы булса, киләсе ел җәе җылы һәм озын булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев