Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Пасхага җиләк-җимешле кулич

Олы көнгә әзерләнәбез.

500 грамм он, 2 стакан кефир, 2,5 чәй калагы коры чүпрә, 1 пакет ванильле шикәр, 150 грамм киптерелгән җиләк-җимеш, 30 грамм үсемлек мае, тоз алабыз.

Киптерелгән җиләк-җимешне кайнап чыккан суга салып, 30 минут тотабыз. Судан алгач киптерәбез, эрерәкләрен вак итеп турыйбыз, шуннан соң онда әвәлибез.

Кефирны бераз җылыта төшкәч, май, ванильле шикәр, тоз салып болгатабыз. Чүпрә кушылган онны өстәп, болгатабыз. Савыттагы камыр өстенә тастымал ябып, җылы урында 40-50 минут тотабыз. Камыр кабарып менгәч, аңа җиләк-җимешне салабыз һәм тагын бер кат болга табыз. Махсус кәгазь җәелгән табага салып, тагын бер мәртәбә кабарганын көтәбез. Кабаргач, газ мичендә (180 градус) 20-30 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев