Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Пәнәчелеләр Корбан бәйрәмен бергәләп уздырды

16 июнь көнне бөтендөнья мөселманнары белән берлектә, Югары Пәнәче авылы хылкы да динебезнең күркәм бәйрәмнәренең берсен — Корбан гаетен билгеләп үтте.

Ул көнне мәчетебез күпләгән халыкны үзендә туплады. Җыелган халык арасында балаларның һәм яшьләрнең күп булуы бик шатландырды. Бәйрәм намазы иртәнге 6:00 сәгатьтә вәгазьләрдән башланып китте. Намаздан чыккан халыкны, авылыбыз тарихында беренче тапкыр, урамда кайнар чәй һәм коймак белән өстәл әзерләп кызлар көтеп торалар иде инде. Авылыбызның оста пешекчесе Эльмира Шакирова тәмле коймаклар пешереп халыкны каршы алды. Аңа Гөлгенә Гәрәева, Рамилә Гыйззатуллина бик теләп ярдәм иттеләр. Шулай ук, килгән халык өчен бу көнне мәчетнең бер бүлмәсендә авыл тарихына кагылышлы музей ачылды.

Кич белән мәчет ишек алдында корбан итеннән Альберт Шакиров пылау пешереп җыелган халыкны сыйлады. Менә шундый изге күңелле авылдашларыбыз белән горурланабыз.

Дамирә Шәрифуллина
Югары Пәнәче авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев