Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Мирный бистәсендә Май чабу уеннары үткәрделәр

Мирный бистәсе мәдәният йортында «Май чабу уеннары» бәйрәме узды.

Кунакларга җырлар, мәкальләр, әйлән-бәйлән, шаян уеннар, дәртле биюләр белән баетылган театральләштерелгән программа күрсәтелде. Анда катнашучыларның барысы да күңелле карусель тирәли әйлән-бәйлән уйнарга җыелды. 5нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары традицион конкурсларда, борынгы халык уеннарында һәм Май чабу уеннарында бик актив катнаштылар. Катнашучылар «Коймак ашау», «Май чабу каруселе», «Канат тартышу», «Шифалы учак» кебек халык уеннарында көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында барысы да тәмле коймак белән сыйланды.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев