Мирный бистәсендә балалар Сабантуе узды
19 июньдә Мирный бистәсе мәдәният һәм ял паркында мәдәният йорты хезмәткәрләре «Елочка» мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен балалар Сабантуе үткәрделәр.
Бәйрәм башланганчы алып баручылар балалар белән спорт һәм күчмә аттракционнарда катнашу өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр. Балалар һәм яшүсмерләр «чүлмәк вату», «кашыкта йомырка белән йөгерү», «капчык киеп йөгерү», «җайдаклар», «аркан тартышу», «призлар кисү», «бәрәңге җыю» кебек уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.
“Ә яраткан уен бәйрәме традицион татар биюе белән тәмамланды. Бу бәйрәмдә барлык катнашучылар да призлар, күтәренке рух һәм уңай хис-кичерешләр алды”, - ди мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Фотолар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев