Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Мирный бистәсе балалары халык традицияләре белән танышты

16 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Тургайлар, очыгыз” дип аталган фольклор уен программасы үткәрелде.

 Бәйрәм геройлары – Авдотья һәм Яз микрорайон балаларын һәм  5нче мәктәп укучыларын мәдәният йортының уңайлы фойесына чакырдылар һәм халык бәйрәменең традицияләре һәм гореф-гадәтләре, нәкъ менә 22 мартта җылы яклардан 40 кош очып килүе, аларның беренчеләре - карга һәм тургайлар турында сөйләделәр.

Катнашучылар шушы бәйрәм алдыннан һәр йортта хуҗабикәләрнең төче камырдан тургай сыннары пешергәннәрен белделәр. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, язны каршылау йоласын үтәделәр. Аннан соң барлык катнашучылар да «Алтын капка», «Тургайлар, очыгыз», «Аю һәм Тургайлар» кебек борынгы халык уеннарына җәлеп ителделәр, тургайлар сайравын тыңладылар.
 Балалар барысы да чарада бик актив катнаштылар, кыскасы, чын күңелдән күңел ачтылар.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев