Матурлыкка гашыйк Гөлнур
2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
“Кулларыннан гөлләр тама, йөзендә ай нурлары”. Имәнлебаш авылы кызы Гөлнур Гәрәева турында кебек әлеге сүзләр. Тәрәзә төбендәге гөлләре кышын да шау-чәчәктә утырып, җәй көннәрендә ишегалды аллы-гөлле чәчкәләргә күмелгәнгә, өендә үзе тудырган һәртөрле матурлык булганга гына түгел, нинди генә эшкә тотынса да, кулы ятып торганга, уңган-булганга шулай, диләр аның турында. Бәйләү булсынмы, тегү яисә чигүме - Гөлнурның кулы-кулга йокмый. Табигатькә, чәчәкләр дөньясына гашыйк, чигүләренә салкын кышларда җылытырлык наз һәм сөю салынган.
-Авылыбызда үз куллары белән матурлык тудыручы, җансыз әйберләргә дә җан өрүчеләр белән, чын мәгънәсендә, горурланып яшибез, - ди Имәнлебаш авылы мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.
Шундый гүзәл, күңел җылысы салып эшләнгән камил чигешләр тудыру өчен күңелеңнең дә саф булуы кирәктер. Афәрин, кызлар! Кулларыгыздан куанып яшәгез!
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев