Май чабу атнасы дәвам итә
Православие халкы атна башында Май чабу бәйрәмен каршы алды.
Ул 24нче февральдә башланып 2 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмнең төп символы булып язгы кояшны хәтерләткән коймаклар тора. Аларны һәр хуҗабикә үзенчә пешерә. Икенче Бөгелдедә тормыш итүче Анна Мельникованың рецепты гади — йомырка, шикәр комы, чеметем тоз, көнбагыш мае һәм оннан гына тора. Сода, камыр көпшәкләндергеч кушмый. Бу очракта коймаклар тыгыз эчле, тишекләрсез булып пешәләр. Хуҗабикәнең сыен без дә авыз итеп карадык. Ул аларны безгә урман балы белән тәкъдим итте. Коймаклары нечкә, бәрхет кебек йомшак, тәмле булды.
Хуҗабикә тумышы белән Төги авылыннан.
«Православие халкының кайсы гына бәйрәмен алма, барысында да коймаклар пешерелә. Бала чакта авылда яшәгәндә дә кунак килсә, әни табынга коймаклар чыгара иде, чөнки элек төрле пироглар пешерү бик булмады», дип уртаклашты ул.
Пенсионер бүген дә традицияләрне саклап, балалары, оныкларына аларны күрсәтеп яши. «Коймаклар пешереп оныкларыма менә бүген Май чабу бәйрәме башланды дип сөйлим. Шунда бер оныгым: «И, әби, борынгы бәйрәм бит инде ул. Нигә кирәк ул безгә?» дип әйтеп куйды. Ә мин аңа, бу тормышта без бер генә тапкыр яшибез, гореф-гадәтләрне үзебез сакламасак, беркем дә безгә саклап бирмәячәген аңлаттым. Хәзер инде аңладылар, башка андый сүзләр әйтмиләр», — дип сөйләде.
Яшьләрнең традицияләрне үтәп яшәмәүләре аның йөрәген бераз тырмап тора. Пенсионер буш вакытларныда Мирный бистәсендәге мәдәният йортына маскировка челтәрләре үрергә йөри. «Ивушка» фольклор ансамблендә чыгыш ясый, җырлый. Өстәвенә ул безгә коймаклар турында такмаклар да җырлап күрсәтте.
Өстәлләрдә зур самовар,
Чәйләре кайнап тора.
Май -Чабуга дип пешергән,
Коймак өелеп тора.
Авылымның урамнары,
Ташлар түшәп җәелгән,
Бу бәйрәмнең матурлыгы,
Тора бит үзебездән.
Зәйлеләрне дә Май чабу бәйрәмендә катнашырга чакыралар. 1 мартта «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Май чабу» («Широкая Масленица») бәйрәме узачак. Программада — уеннар, ярышлар, әйлән-бәйлән йөрү һәм карачкыны ягу булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев