Кушъелгалылар “Ашыт җыены”на чакыра
Традицияләрне саклап

Кушъелгалылар “Ашыт җыены”на чакыра

Бәйрәм бүген 16 августта көндезге сәгать 1дә башлана.

Районыбызда һәр авылның диярлек үз бәйрәме бар. Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре күп еллар онытылып торган “Ашыт җыены” фольклор бәйрәмен торгызып, авыл халкы ихтирамын казанды. Бу бәйрәм авылның милли гореф-гадәтләрен саклау максатыннан үткәрелә.

“Ашыт җыены” быел ундүртенче ел мәйдан җыя. Кушъелгалылар райондашларны бәйрәмгә көтеп кала.


Нет комментариев