Куш-Елга авылында унынчы тапкыр «Ашыт җыены»н үткәрделәр
Кушъелгалылар авылның онытылган милли бәйрәмен яңадан кайтару эшенә алынганнар.
Бәйрәм көнендә авыл тарихына, табигатенә, кешеләренә кагылышлы бик күп истәлекләрне барладылар, яңарттылар.
Авыл тормышында актив катнашучыларны, СВОга гуманитар ярдәм әзерләүдә зур тырышлык куючыларны, шулай ук яңа туган сабыйларны, иң өлкәннәрне мәйдан түренә чакырып хөрмәтләделәр.
Чит төбәкләрдән, күрше шәһәр, авыллардан кайтучылар үзешчәннәр чыгышын карап хозурландылар. Һәркайсы бу очрашу өчен бик тә рәхмәтле иделәр. Җыр, бию, сәхнәләштерү күренешләре белән бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.
Нәкъ менә мондый җыен авылларны саклап калырга мөминлек бирүче, халыкны берләштерүче чара булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев