Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Зәй Сабантуенда абсолют батыр - Рамил Фаршатов

Билгеле булганча, Сабантуйның йөзен билгеләүче ярыш төре, бәйрәмнең кульминацион ноктасы булып милли көрәш тора. Аны балалар ачып җибәреп, аннан зурлар арасында узган бил алыш Зәебез Сабантуенда да көне буе дәвам итте.

Милли көрәшкә битараф булмаганнар аны ахыргача сабыр гына көтте. Бил алышу өлкәннәр арасында 65, 75, 85, 100 һәм 100 килограммнан авыррак үлчәүдә барып, ике төркемнең дә абсолют батырлары билгеләнде. Үз авырлыкларында беренче һәм призлы урын алучылар ачыкланды. Ветеран көрәшчеләр арасында беренче урынны быел да Николай Захаров алды. Яшьләр арасында абсолют батыр булып Пусташит авылы егете 16 яшьлек Җәмил Ибраһимов калды.Ул әле өлкәннәр арасында 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында да җиңү яулады. Үз яшь төркемендә, үз авырлыгында быел Россия чемпионы булган егеткә тамашачы җан атып күзәтте ул келәмдә булган мизгелләрне.

Өлкән көрәшчеләр арасында абсолют батыр өчен бил алыш үз авырлыкларында беренче урынны алган дүрт көрәшче арасында барды. Киеренке барган бил алыштан абсолют батыр булып шәһәрдәшебез Рамил Фаршатов калды.Ул кичә Иске Зәй бистәсендә узган кичке Сабантуе батыры да иде.

- Туган районым Сабантуенда беренче тапкыр абсолют батыр калдым. Бик шатмын. Көрәшне кече яшьтән яратып үстем. Минем өчен җан атканнарга зур рәхмәт, - диде ул.

Абсолют батыр иңенә традицион  тәкә салынды һәм акчалата бүләккә сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев