«Кояшкай» да Нәүрүз бәйрәмен каршы алдылар
21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.
Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр.
Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн.
Зәйнең "Кояшкай" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү матур гадәткә әверелде. Балалар бәйрәмгә яз турында шигырьләр, әйтемнәр, җырлар өйрәнделәр, татар халык уеннарын уйнадылар, милли биюләрен биеделәр. Балалар, кыш бабай әзерләгән биремнәрне үтәп, урманда салкыннан туңган җәнлекләргә булыштылар. Кояш җылы нурлары белән җәнлекләрне җылытты, Нәүрүзбикә язның кояшлы якты көннәрен алып килде.
"Балалар бакчасында борынгы әби-бабаларыбыздан сакланып калган бәйрәмнәрне уздыру, балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә", - тәрбияче - педагог Альбина Әгъзамова.
фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев