Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

«Кояшкай» балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр

Нәүрүз — татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.

Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул — дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала.

«Кояшкай» балалар бакчасы балалары көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздылар. Нәүрүзбикәне Убырлы сихерләп яшереп куйган. Балалар аны төрле сынаулар үтеп эзләделәр. Бәйрәмдә татар халык уеннары уйналды, җыр-бию белән үрелеп барды. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбиясе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.

фотолар балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев