Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

«Кояшкай» балалар бакчасында «Көзге ярминкә» узды

Русьта элек-электән халык күңел ачулары оештыру күркәм традиция булып саналган. Ә моның өчен көз ае – елның иң уңдырышлы, мул уңыш вакыты.

Традициядән читтә калмыйча, «Кояшкай» балалар бакчасында «Көзге ярминкә» үткәрделәр. 

Бакча коллективы өчен бу көн чын бәйрәмгә әверелде. Балалар һәм өлкәннәр рус милләтенең гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән күңел ачу атмосферасына чумдылар.

«Көзге ярминкә» бәйрәме балалар катнашында кечкенә концерттан башланды. Көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Аннары зонт персонажы, боровик гөмбәсе, шулай ук Көз гүзәле пәйда булды.

Көзге ярминкә ярышлар һәм җыр-бию белән үрелеп барды. Әти-әниләр дә бик теләп катнашты.

Тамаша чәй өстәле артында дәвам итте.

Халык музыкасы, милли костюмнар көзге ярминкәнең барлык колоритын һәм рус халкының күңел киңлеген күрсәтте. «Көзге ярминкә» бик күңелле һәм җанлы, дәртле һәм уңай хис-кичерешләр белән узды, балалар күңелендә якты һәм онытылмас хис-кичерешләр калдырды.

фотолар балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев