Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Китапханәдә — Сөмбелә бәйрәме

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре һәр фасыл бәйрәмнәренә игътибарлы.

Бу көннәрдә китапханәнең татар әдәбияты бүлеге, Сөмбелә бәйрәменә багышланган, «Мул уңышлы көз» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.

Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар.

«Укучылар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чарага „Алтын көзгә сәяхәт“ дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда көзгә багышланган китаплар һәм әлеге фасылга багышланган шигырьләр тәкъдим ителде. Көз бәйрәме бик күңелле үтте», — ди китапханәче Венера Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев