Килен төште бүген авылга
Традицияләрне саклап

Килен төште бүген авылга

Бүген Югары Мәлем авылында Тәлгать белән Нина Ганиевлар гаиләсенә килен төште.

Бу агымдагы елда авылда беренче туй. Киленне барлык гореф-гадәтләрне саклап, каршы алдылар: мендәр өстенә бастыру, ипи, бал-май каптыру (килен тәмле телле булсын, тормышлары бәракәтле булсын өчен). Яшь килен беренче тапкыр әти-әни сүзен әйтеп, яулык һәм түбәтәй кигертте. Туйның икенче көнендә  йола буенча туганнарны, күрше-күләнне килен токмачына чакыралар. Ирек белән Алсуга бәхетле, матур тормыш телибез.  
Башка авылларда килен төшкәндә нинди гореф-гадәтләр сакланып калган? Комментарийларда языгыз.

Табышкансыз, теләп кавышкансыз, 
Пар булгансыз икән икегез.
Бер-берегезгә гомерлек яр булып
Матур, тату гомер итегез.


Нет комментариев