Керәшен Мәлемендә күкәй тәгәрәтешле уйнадылар
Традицияләрне саклап

Керәшен Мәлемендә күкәй тәгәрәтешле уйнадылар

Православие динендәгеләрне Пасха бәйрәме атнасы бара.

Район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре ел саен Керәшен Мәлеме авылына барып, Пасха бәйрәме уздыра. 
Традициягә тугры калып, быел да 15 апрельдә авылда бәйрәм оештырылды.

Керәшен Мәлеме - кечкенә авыл. Биредә башлыча өлкән яшьтәгеләр яши. 

Бәйрәм саф һавада урамда оештырылды. Автоклублылар Олы көн бәйрәменә багышлап җырлы-биюле уеннар белән бәйрәм оештырдылар. Авыл халкы мәдәният хезмәткәрләренә үзләре дә кушылып җырладылар. Күкәй тәгәрәтешле дә уйнап алдылар. 

Фотолар җирлектән.


Нет комментариев