Кечкенә авылда – зур бәйрәм
Хәзерге чор яңа бәйрәмнәрен алып килсә дә, авылның рухын саклаучы, үткән белән бүгенгене берләштерүче искеләре дә исән, алар югалмый. Ә онытылганнары яңартыла. Районыбызның Куш-Елга авылында ел саен үткәрелеп, матур традициягә әверелгән “Ашыт Җыены” – моның ачык мисалы.
Югалып баручы гореф-гадәтләребезне яңадан искә төшерергә мөмкинлек бирүче чара унынчы тапкыр үткәрелде. Аны кабат торгызу һәм җанландыруга Ралия Әхмәдуллина алынып, зур эш алып бара.
Бәйрәм «Ашыт Җыены”ның барлыкка килү тарихы белән башланды. Күренешләрне карап, авылда яшәүче әби-бабайлар яшьлекләрен искә төшереп утырды.

Җыенны берничә ел авылга терәлеп утырган тау башында, аннан соң менә шушы мәктәп бакчасында уздыра башлыйлар. Ул вакытта да тирә-яктагы авыллар халкын, ерактагы туганнарны, якыннарны үзенә җыйган. Уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм мизгелләрен авыл халкы яхшы хәтерли.
-Элек ул тау башында үтә торган иде. Бүген, кызганычка каршы, анда чыгу юллары ябык. Ул елларда музыка куярга ут булмагач, бар мәйданны гөрләтеп гармун тавышы яңгырады. Көрәш, гер күтәрү, аркан тарту кебек милли уеннарыбыз оештырылды. Әкренләп югалып баручы Җыенны Ралия Әхмәдуллина тырышлыгы белән 2013 елда кабат торгыздык, - ди ул чакларны искә алып Сөләйман хәзрәт Гарипов.
Бәйрәмдә милли көйләр яңгырады, биюләр башкарылды. “Алма бакчасы” күренешен тамашачы яратып кабул итте. Куш-Елга белән бәйле вакыйганы күпләр хәтерләрендә яңартты. Кунакларны тәмле алмалар белән сыйладылар.

Исеменнән күренгәнчә җыен бергә җыйнау, кайтару дигәнне аңлата. Ул кайчандыр туган якларыннан таралышканнарны кайтара, очраштыра. Кадер, Әхмәт, Шыкмай, Түбән Биш авыл халкы бәйрәм мәйданына җыелды. Бик күпләр ерак араларны якын итеп кайтты. Тумышы белән Әхмәт авылыннан, бүген Казан шәһәрендә яшәүче Рафис Шәймәрданов тормышы иптәше белән бәйрәмгә махсус кайткан.
- Тормыш хәзер башкачарак, вакыт үткән саен үзгәрешләре дә була. Тик шулай да халкыбыз “Җыен” дигән әйберне онытмаган. Бүгенге көндә гореф- гадәтләребезне саклаучы, аларны яшьләргә тапшыручыларны күреп күңел сөенә. “Ашыт Җыены” моның бер мисалы. Урыны да бик матур, оештыручыларына да “Афәрин” генә диясе килә. Чакыргач, бик теләп кайттык, каршы килмәдек,- ди педагогика фәннәре докторы Рафис Шәймәрданов.
Чаллы шәһәреннән дә хөрмәтле кунаклар чакырылган. Татарстанның мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева, кайчандыр авыл бәйрәмнәре оештырып йөрүче буларак, күркәм чараның югары дәрәҗәдә уздырылуы хакында сөйли. Аның фикеренчә, Җыеннар авылларны саклап калырга, халыкны берләштерергә ярдәм итә.
- “Ашыт Җыены” турында мин ишетеп белә идем, быел үземә кайту бәхете елмайды. Бәйрәмнән җылылык бөркелә, бар нечкәлеге дә уйланып эшләнелгән. Кушъелгалылар тырышып эшлиләр дә, матур итеп ял да итә беләләр, - ди Гөлзада ханым.
Мәйданга авылның хөрмәтле һәм танылган кешеләре чакырылды. Көне-төне авыл мәдәният йортында махсус хәрби операция өчен гуманитар ярдәм әзерләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Юбилярлар, озын-озак гомер итүчеләр, яңа туган сабыйлары белән гаиләләр хөрмәтләнде.

“Урак өсте”, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан куелган күренешләр дә бәйрәмгә ямь өстәде.
Үзешчән сәнгать осталары, район мәдәният йортыннан “Сөмбелә”, Тукай районыннан “Зиләйлүк” ансамбльләре, “Күңел” төркеме егетләре матур җырларын бүләк итте. Бәйрәмдә шулай ук үзләренең осталыклары һәм талантлары белән сөендерергә әзер башка бик күпләр катнашты.

Алдагы көннәрдә яңгыр явып торса, бәйрәм көнне күге дә чалт аяз торды. Бергә уйнап үскән дус-ишләргә күрешү, яшьлек хатирәләрен барлау өчен менә дигән мөмкинлек булды “Ашыт Җыены». Җыр, бию, сәхнәләштерү күренешләре белән мәйдан кичкә кадәр гөрләде. Нәкъ менә мондый бәйрәмнәр авылларны саклап калырга, халыкны берләштерергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев