Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Кәрәкәстә Сабантуйга күңелле итеп бүләк җыйдылар

Тиздән Сабантуйлар. Әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре, бигрәк тә бүләк җыю – ул үзе бер бәйрәм төсен ала. Узган ялларда Кәрәкәс авылында да шундый күңелле чара узды.

Сабантуйга бүләк җыешырга өлкәннәргә ярдәмгә малайлар һәм кызлар кушылды. Гармунчылар Хәбир абый белән Рәфыйк абый авыл урамнарын гармун моңнарына күмеп, авылга бәйрәм рухы керттеләр.

-Сабантуена бүләк җыюда катнашкан һәрберегезгә зур рәхмәт. Хөрмәтле авылдашларыбыз капкаларыгызны киң ачып, ачык йөз, матур-матур бүләкләрегез белән безне каршы алганыгыз, финанс ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт белдерәбез. Барыбызга исәнлек-саулык телим, Сабантуйларын да бергәләп күңелле итеп үткәрергә язсын, - ди авыл клубы мөдире Рәмзия Зиязова.
Фотолар авыл клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев