Кәдектә авыл бәйрәме узды
20 июльдә Кәдек авылында авылдашлар чираттагы очрашуга җыелдылар.
Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар – күрше Апач авылы егете, КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, Федоровка авылы егете, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов, Татарстанның Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов кайткан иде.
Кәдектә туып-үскән егетләр һәм кызлар бүгенге көндә кайсы кайда гомер кичерәләр. Күбесенең әти-әниләре вафат, яшәгән йортлары да исән түгел. Алар туган нигезләрен сагынып, янә авыл капкасын ачып керделәр. Бу очрашу якыннарының каберләрендә булырга, алар рухына дога кылырга бер мөмкинлек тә тудыра.
Бәйрәмне Кәдек авылы килене, журналист, Сарман районы газетасы баш мөхәррире, әлеге чараны төп оештыручыларның берсе Альбина Сабирова алып барды, Очрашуга җыелучыларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин сәламләп, теләкләрен җиткерде. Район мәдәният йорты һәм автоклуб хезмәткәрләре концерт номерлары әзерләгән иде, шулай ук уеннар да оештырдылар.
Бүгенге көндә Кәдектә нибары 15ләп кеше яши, 40 йортның нигезе, диварлары исән. Кайчандыр шау-гөр килеп торган авыл хәзер тынып калган. Яңгыраган җыр-моңнардан, дәртле биюләрдән, шат авазлардан аңа янә җан керде. Төрле төбәкләргә сибелеп, республиканың, Россиянең төрле почмакларында яшәгән авылдашлар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, балачак хатирәләре, яшьлек истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте, һәркем аның дәвамлы булуын теләде. Туган авылында очрашу һәммәсенә дә бер тылсымлы көч өстәде.
Фотолар автоклубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев