Качману сынамышлары
Традицияләрне саклап

Качману сынамышлары

Бүген Качману бәйрәме. Бәйрәмгә бәйле сынамышларга күз салыйк әле.

-Качмануда бәкедә су күп булса, язын елгада ташу көчле булачак.

-Качмануда ябалак-ябалак кар яуса, иген уңышы мул булачак.

-Качмануга каршы төндә йолдызлар күп булса, җиләк уңышына, ә инде йолдызлар ялтырап янсалар, сарык маллары өчен уңай ел.

-Качману төнендә җыелган кар аяк ою, баш әйләнү, көзән җыерулардан дәва.

-Качмануда буран булса, Май Чабуда (Масленица) да көн шулай булачак.


Нет комментариев