Заинск-информ 16+
Рус Тат
Традицияләрне саклап

Качману бәйрәменә әзерлек

Районда Качману бәйрәмендә су коену өчен ике махсус урын бар.

Бу урыннарда Качману йоласын үтәү өчен барлык шартлар да тудырылган, иминлекне тәэмин итүгә махсус хезмәтләр җәлеп ителә.

19 гыйнварда православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп уза.

Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.

Качману бәйрәмендә су коену өчен районда  рәсми махсус көйләнгән ике урын бар.  Алар – Иске Зәйне әйләнеп узу юлы буендагы Изге чишмә  һәм Александр Бистәсе авыл җирлегенең Кызыл Ярда махсус коену урыннары.  Бу урыннарда Качману йоласын үтәү өчен барлык шартлар да тудырыла, иминлекне тәэмин итү өчен янгын-коткару хезмәте, эчке эшләр бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре дежур торачак. Шулай ук җылыну, киенү өчен автобуслар куела.

Ә 19 гыйнварда көндезге сәгать 11.30да  Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге чишмә район  дин әһелләре катнашында изгеләндереләчәк. Әлеге чарада район җитәкчелеге дә катнашып, халыкны бәйрәм белән котлаячак.

19 гыйнварда Изге чишмәгә барырга теләүчеләргә уңайлы булсын өчен маршрут автобуслары түбәндәге сәгатьләрдә йөриячәк:
«35нче бистә» тукталышыннан: 5.05, 6.05, 6.35, 7.35, 8.20, 9.20, 9.50, 10.50, 12.20, 12.50, 14.20, 15.20, 15.50, 16.50, 17.20, 18.20, 19.45.
«Сельхозтехника» тукталышыннан: 5.50, 6.50, 7.20, 8.20, 9.05, 10.05, 10.35, 11.35, 13.05, 13.35, 15.05, 16.05, 16.35, 17.35, 18.05, 19.05, 20.30.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев