Кабан-Бастрыкта йөзек салалар
Яшьләр дә көзге каршында күрәзәлек итте.
Иң беренче эш итеп чиркәү алдын кардан чистарттылар. Бу эшне авыл яшьләре Батаев Виталий, Максимов Евгений эшләде. Шулай ук чишмә янындагы Бастырма елгасында яшьләр Евгений Максимов, Батаев Виталий, Максимова Ирина бәке ясадылар, аңа юл салдылар.
"Анда яшьләр төнлә ай яктысында күрәзәлек итте. Ай бик якты иде. Яшьләр көзге каршында, капка аша итек атып гадать итте. Өлкәннәр Швенцова Татьяна, Батаева Анна, Кукина Анастасия, Владимир һәм Валентина Кукиннар, Абрамова Александра, Бормотина Лидия чиләктә йөзек салдылар. Чишмәдән су алып кайтучылар - Кукина Анастасия, Бормотина Лидия, Батаева Анна. Өлкәннәр үрнәгендә йөзекне салу өчен күрше бүлмәдә яшьләр өчен дә аерым урын көйләнде. Чөнки быел яшьләрнең үзләренең аерым саласы килде. Һәм бу безне бик куандырды. Яшьләр елдан-ел ныграк тартыла бу чараларга", - ди авылда йоланы яңартучы Клавдия Максимова.
Капка аша итек атып юрау вакытында халык саны артты капка төбендә. Бигрәк тә яшьләр күп җыелды. Өлкәннәр дә күп иде.
"Юрауларның үзем белгән нечкәлекләрен бәйнә-бәйнә аңлаттым. Бу йолаларны үткәрү миңа елдан ел җиңелрәк һәм кызыклырак була бара. Чөнки яшьләр тартыла. Бу чарага әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларны да чакырдым. Ул - Батаев Илья гаиләсе. Илья Григорьевич - авылыбызның Ак дәдәсе. Балаларга бүләкләр ота ала торган юрау уеннары уйнаттык. Бу эшне оныгым Ирина эшләде. Ул көзгегә карап юратуны да бик теләп җитәкләде",- ди Клавдия Алексеевна.
Соңыннан җирлекнең мәдәният йортында эшләп килүче ансамбль әгъзалары Батаева Анна, Кукина Анастасия һәм Чаллы шәһәренең "Дуслык" ансамбле солисткасы Александра Абрамова үзләренең матур керәшен җырлары белән бу бәйрәмгә тагын да ныграк ямь өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев