Югарыбагражлылар “Әйлән-бәйлән” фестиваленә кушылды
Традицияләрне саклап

Югарыбагражлылар “Әйлән-бәйлән” фестиваленә кушылды

Югары Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр “Әйлән-бәйлән” район фестивале кысаларында “Хәтер киче” сәхнәләштергән тамашасын күрсәтте.

“Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең эшчәнлегендә керәшен культурасын үстерү –  төп юнәлешләрнең берсе. Тамашачылар игътибарына “Хәтер киче” театральләштерелгән тамашасы тәкъдим ителде, анда авылның өлкәннәре утырмада керәшен халкының уеннары, халык җырулары, биюләр, такмаклар белән таныштырдылар”, - ди мәдәният йорты диркеторы Гөлшат Хрипунова.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.


Нет комментариев