Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Традицияләрне саклап

Югары Шепкәдә Гыйлаевларда каз өмәсе үтте

Югары Шепкә авылыннан Гыйлаевлар узган ялларда каз өмәсе уздырган.

Безнең халкбыз элек-электән авыр, зур эшләрне өмә җыеп, күмәк күтәргән. Мал суйса да, каз йолкыса да, өй салса да, өмә үткәргән.

«Күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку үзенә күрә бер бәйрәм кебек булды. Без дә туганнар, кодагыйлар белән бергә күмәкләшеп, күңелле итеп каз өмәсе үткәрдек әле», — ди Гөлсинә Гыйлаева.

Гөлсинә ханым — Югары Шепкә мәдәният йорты җитәкчесе. Шуңа да ул элекке йолаларны саклауга, аны яшь буынга тапшыруга зур игътибар бирә.

Казларны гореф-гадәтләргә туры китереп, көянтәләргә асып җырлый-җырлый юарга алып барганнар. Өмәчеләрне Гөлсинә апаның әнисе белән каенанасы Хәмдениса апа белән Тәслимә апа каз маенда тәбикмәк пешереп, мул табын әзерләп көтеп торган. Каз боткасы да пешереп сыйланганнар.

«Икенче елларга да шулай исән-имин генә каз өмәләрендә очрашырга язсын, үстергән маллары хуҗаларга бәрәкәт китерсен», — дигән матур теләкләр белән таралышкан өмәчеләр.

Фотолар Гыйлаевларның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев